- теге
- а. 1. Кемнең, нәрсәнең дә булса сүз барган урыннан бераз читтәрәк торганлыгын аңлата; киресе: бу. Аргы, икенче, ераграктагы (ике яклы, ике очлы нәрсәләр тур.) 2. Монысы түгел, башка, икенче бер 3. Әйтеп үтелгән, искә алынган, әлеге, мәзкүр. Инде билгеле булган. Берәр аерым билгесе буенча билгеле. күч. Сөйләшүчеләргә генә билгеле булган, үзара гына аңлашыла торган вакытны, урынны яки кешене белдерә теге чакта. Нин. б. сәбәп белән атап әйтәсе килмәгән нәрсәгә (кешегә) ишарә итеп әйтелә теге нәрсәң юкмы 4. Шушы моментта сөйләшү темасында яки хикәянең үзәгендә торган кеше тур. Сөйләмгә берәрсенә карата кимсетү яки игътибарсыз мөнәсәбәт аһәңе бирә 5. Сөйл. Берәр фаразны, шикләнүне, шелтәләүне, килештермәүне куәтләп әйтелә шулай булмыйча теге. ТЕГЕ ДӨНЬЯ – Имештер, үлгәннән соң яшәп була торган мифик дөнья, ахирәт дөньясы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.